Результаты поиска
- Ләкин бусы да вакытлыча гына булган икән. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Армиядән кайтуга, яшьтәшләремнең күбесе шул ук кибет, кинотеатр яннарында таптанды, «гырладан» гына (шешә авызыннан) аракы чөмерде, сугышты, ялгыз хатыннар белән буталып, төрле авырулар ияртте, ирлеген черетте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Гаилә корып та акылга утырганнар сирәк булды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Берәүләре җиләк кебек хатынын, балаларын калдырып эчеп үлде, икенчеләре, ашказанын, бөер-бавырын бетереп, гомерлеккә инвалид калды. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Галимнәр әйтүенә караганда, бер кружка сыра яисә бер рюмка аракы баш миендәге йөз меңнәрчә нейроннарны үтереп сала. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Дөрес, андый нерв күзәнәкләре һәр кешедә унбиш миллиард чамасы исәпләнә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Бер рюмка аракыдан йөз меңнәрчә нейрон һәлак булганын исәпкә алсак, көн саен эчкән кеше өчен ул әллә ни зур «запас» түгел. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Аракы пары организмнан тиз генә чыгып бетми, ул атналар буена организмда сакланып, әкрен генә эчке органнарны җимерә. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Көн дә бер кружка сыра эчкән яшүсмер үзе дә сизмәстән импотентка әверелергә мөмкин, ди галимнәр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Тагын шунысын онытмаска кирәк: наркоманиягә бирелеп киткән яшүсмерләрнең күбесе иң әүвәл тәмәке һәм аракы белән шаяра. Заһид Мәхмүди . Серле кунак